Лениногорскида бүген нинди һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан исә, талгын.
Көн азагына, кичен Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар.
Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +20..+25 градус җылы булачак.
http://tatar-inform.tatar